Гаилә ул — кечкенә дәүләт кебек. Аның нигезен мәхәббәт дип аталган илаһи хис тотса, див... — 7 июля 2026 г. в 12:18:00.689
Гаилә ул — кечкенә дәүләт кебек. Аның нигезен мәхәббәт дип аталган илаһи хис тотса, диварлары – тугрылык һәм сабырлыктан салына. Тормыш диңгезендә көймә чайкалганда да, давыллар купканда да үзара ышанычны югалтмаган, бер-берсенең кадерен белгән парлар гына бу сынаулардан чыныгып чыга. Татулык булган йортта гаилә учагы һәрвакыт җылы, ә күңелләрдә бары тик өмет һәм яхшылыкка ышаныч кына яши. Һәркемгә дә парлы бәхет насыйп булсын! Гаиләләребез нык, тормыш нигезе какшамас булсын, гомер юллары иминлек һәм муллык белән үрелеп барсын! Гаиләләрнең еллар буе тупланган акыл-зирәклеге, тормыш тәҗрибәсе — үзе бер байлык! Бәйрәмнең матур мизгелләрен Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәил улы Гәйнетдинов та уртаклашты. Ул юбилярларга карата тирән ихтирамын белдереп, аларга сәламәтлек, озын гомер, балаларының игелеген тоеп яшәүләрен теләде.

