Дамир Исламов исемендәге волонтерлар төркеме махсус хәрби операция зонасына чираттагы г... — 17 июля 2026 г. в 04:37:35.313
Дамир Исламов исемендәге волонтерлар төркеме махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәмне алып китте. Һәр сәфәр - үзе бер сынау. Юл газабын кичкән егетләр алдында баш иябез! Бердәм төркем юлга чыгып киткәнче дә, сәфәрдә дә бер-берсенең ярдәмен тоеп эшли. Бу юлы алар сугышчы егетләребез үзләре алган квадроцикл, исемле посылкалар, төзелеш материаллары, запчастьләр, медикаментлар, бик күп азык-төлек алып киттеләр. Хәерле, хәвеф-хәтәрсез юллар телибез аларга! #добрыйтатарстан

