Әлмәттә яшь экологларның XII республика ачык кыр олимпиадасы уза. Биредә Нөнәгәр урта м... — 17 июля 2026 г. в 04:25:57.624
Әлмәттә яшь экологларның XII республика ачык кыр олимпиадасы уза. Биредә Нөнәгәр урта мәктәбенең "ГеоБалт" командасы катнаша. Бу олимпиада укучылар өчен табигать серләрен ачу, яңа белемнәр туплау, экология өлкәсендәге күнекмәләрегезне камилләштерү, дусларыгыз белән бер команда булып эшләп, авырлыкларны җиңәргә өйрәнү өчен бик яхшы мөмкинлек. Сезгә уңышларның иң зурысын, һәр сынауда җиңеллек, яңа ачышлар һәм күңелле мизгелләр телибез. Яңа дуслар табып, олимпиададан бары тик матур тәэсирләр, кыйммәтле тәҗрибә һәм җиңүләр алып кайтуыгызны теләп калабыз! Бу юлда Сезгә терәк булучы, белем бирүче, рухландыручы укытучылар Гөлнара Габдулла кызына, Гүзәл Мансур кызына зур рәхмәт җиткерәбез!

