🌾Районыбыз кырларында — урак алды марафоны! — 15 июля 2026 г. в 06:21:27.754
🌾Районыбыз кырларында — урак алды марафоны! ❗️Район башлыгы һәр елдагыча, икмәк язмышы хәл ителгән мөһим көннәрдә традиция буенча хуҗалык рәисләре белән берлектә иген кырларына сәфәргә чыга. Максат бер: басуларны үз күзләрең белән күрү, проблемаларны урында ачыклау. Автобуска утырып, алдан төзелгән маршрут буенча районның барлык хуҗалыкларын йөреп чыгып, җитәкчеләр игеннәрнең торышы һәм фаразланган уңыш күләме, аротехник чараларның үтәлеше, ашламаларның нәтиҗәлелеге хакында фикер алышалар Сәяхәтнең беренче тукталышы «Сорнай» хуҗалыгы кукуруз басуында булды. Биредә басулар чиста, культуралар яхшы күренә. Сорнайлылар быел да мул уңышка зур өметләр баглый. Чираттагы тукталыш "Агрохимсервис" җәмгыятенең бодай басуында булды. Алга таба маршрут дәвам итә. Районыбыз игенчеләренә корычтай ныклы сәламәтлек, сабырлык һәм имин көннәр теләп калабыз! Уңышлар юлдаш булсын! 🙏

