«Шушма моңнары» фестивале сәхнәсендә утлар балкый, музыка агыла! Районыбызның мәгариф у... — 14 июля 2026 г. в 19:26:15.714
«Шушма моңнары» фестивале сәхнәсендә утлар балкый, музыка агыла! Районыбызның мәгариф учреждениеләрендә эшләүче талантлы хезмәткәрләр берсеннән-берсе матур җыр-моңнары, дәртле биюләре белән фестиваль ачылышына килгән тамашачыларның күңелләрен яуладылар. Бүгенге иҗат концерты туган ягыбызга, табигатебезгә, тормышның матур мизгелләренә, тырыш, фидакарь халкыбызга багышланган эчкерсез чыгышларга бай булды. Һәр номер көчле алкышларга күмелеп, парктагы бәйрәм рухын тагын да җанландырып җибәрде. Татарстанда һәм Балтачыбызда җәй дәвам итә, ә бүген әле «Шушма моңнары» фестиваленең тәүге концерты гына! Димәк, җәйге кичләр бик кызу булачак! #Татарстандаҗәй #Айдагулять

