Яңгул авылында гомер кичерүче тыл ветераны, районыбызның ихтирамлы акъәбисе Рафисә Мөх... — 24 июля 2026 г. в 06:29:01.270
Яңгул авылында гомер кичерүче тыл ветераны, районыбызның ихтирамлы акъәбисе Рафисә Мөхәммәтгали кызы Гыйззәтуллина шушы көннәрдә үзенең 96 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узды. Озын һәм күпләргә сабак булырлык тормыш юлы узган, буыннар бәйләнешен чагылдыручы өлкәннәребез – һәрберебез өчен үрнәк алырлык мөхтәрәм затлар. Рафисә апаның язмышы да илебез тарихы белән тыгыз үрелгән. Яшьлегендә аңа сугыш афәтен дә, аннан соңгы авыр торгынлык елларын да, юклыкны да күрергә туры килгән. Шулай булса да, Рафисә апа сынмый-сыгылмыйча үз язмышын кабул итеп яши, үз хәләл көче белән тормыш йөген тарта, «Яңа тормыш» авыл хуҗалыгы җәмгыятендә гомере буе намуслы хезмәт куя. Истәлекле гомер бәйрәме уңаеннан, хөрмәтле ветеранны Яңгул җирлеге һәм «Яңа тормыш» хуҗалыгы җитәкчеләре дә котлап уздылар. Рафисә Мөхәммәтгали кызы Гыйззәтуллинага алдагы көннәрендә дә ныклы сәламәтлек, якыннарының җылысын тоеп, бәрәкәтле, тыныч картлык кичерүен телибез.

