Хөрмәтле райондашлар! — 24 июля 2026 г. в 06:34:14.931
Хөрмәтле райондашлар! 25 июль көнне сезне «Аргамак» ат спорты фестиваленә чакырабыз. Фестивальгә килүчеләрне кызыклы уеннар, ярышлар, бай концерт программасы һәм әлбәттә, күңелләрне җилкендерерлек ат чабышлары көтә. Атларга мөкиббән һәм чабышларны карап рух күтәренкелеге алучы барлык райондашларыбызны 25 июль көнне көндезге сәгать 13.00 дә «Аргамак» ат спорты фестивалендә көтеп калабыз! Җәй уза дип борчылмагыз, #Татарстандаҗәй дәвам итә. Бәйрәм көнебезне истә кала торган итеп уздырыйк! #Летовтатарстане #Айдагулять

