Октябрь аеның ямьле көннәрендә районыбызның тагын бер ихтирамлы өлкәне, хезмәт ветераны...
Октябрь аеның ямьле көннәрендә районыбызның тагын бер ихтирамлы өлкәне, хезмәт ветераны Рәйсә Госман кызы Гыйләҗетдинова үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Рәйсә апа 1936 елда Балтач районы Шубан авылында дөньяга килә. Аның бөтен тормыш юлы тырыш хезмәт белән сугарылган. Рәйсә Госман кызы күп еллар дәвамында район кулланучылар җәмгыятенә караган Чәй йортында кондитер булып хезмәт куя, тәмле ризыклар, камыр ашлары пешереп, балтачлыларны сөендерә. Юбиляр куллары белән ясалган ризыкларның тәме әле дә күпләрнең күңел түрендә сакланадыр. Лаеклы ялга да Рәйсә апа шушы хезмәтеннән чыга. Бүгенге көндә Рәйсә Госман кызы якыннары, туганнарының кадер-хөрмәтендә тыныч картлык кичерә. Юбилярның 90 еллык гомер юлы — зур хөрмәткә лаеклы, сагынып сөйләрлек вакыйгаларга бай тормыш, зирәклек, сабырлык һәм намуслы хезмәтнең олы җимеше ул. Олы гомер бәйрәме уңаеннан, Рәйсә апага район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Өлкән райондашыбызны Аллаһы Тәгалә алдагы гомер юлында да имин картлыктан, мул, тыныч тормыш, күркәм яшәештән аермасын!