Халыклар бердәмлеге көне һәм якынлашып килүче Татарстан Республикасы Конституциясе көне...
Халыклар бердәмлеге көне һәм якынлашып килүче Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә яшь гражданнарга шәхесләрен раслаучы документ һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Район башлыгы Рамил Нотфуллин паспорт алучы яшьләребезне котлап: "Россия гражданы булу – зур горурлык! Беренче тапкыр паспорт алу – һәр кешенең тормышында зур һәм дулкынландыргыч вакыйга. Сезгә бәхетле киләчәк һәм үзебезнең илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүегезне телим",- дигән ихлас теләкләрен җиткерде. Фотоальбом https://vk.ru/album-122979932_312172600 #ДвижениеПервых #ЕРТатарстан #ЕдинаяРоссия #МыгражданеРоссии
Канал в каталоге Максиметера
1 351 подписчиков · Госорганы и учреждения