Перейти к содержимому
Максиметер

Бүген, 4 ноябрьдә, без илебезнең зур бәйрәмен — Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәбез.

Бүген, 4 ноябрьдә, без илебезнең зур бәйрәмен — Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәбез. Илнең көче — анда яшәүчеләрнең бердәмлегендә һәм теләктәшлегендә. Балтач районы — төрле милләт һәм дин вәкилләренең татулыгын, үзара ихтирамын саклап яшәүче бердәмлекнең чын үрнәге. Халкыбызның төп байлыгы — хезмәт сөючәнлек, һөнәри осталык һәм туган җиргә булган чиксез мәхәббәт. Нәкъ менә шушы сыйфатлар районыбыз үсешенә лаеклы өлеш кертә, яңа казанышларга рухландыра. Быелгы ел Россиядә «Халыклар бердәмлеге», ә Татарстанда «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» дип игълан ителде. Агымдагы вакыйгалар очраклы түгел. Безнең буын — Ватаныбыз өчен хәлиткеч, җаваплы чорда яши. Киләчәгебезнең нинди булуы һәрберебезнең намусына, бердәмлегенә һәм рухи ныклыгына бәйле. Районыбызның Ватанпәрвәр егетләре хәрби бәрелешләрдә батырларча катнаша. Ә миһербанлы, олы йөрәкле якташларыбыз фронтка, хәрбиләргә һәм солдат гаиләләренә төрле яклап ярдәм һәм теләктәшлек күрсәтә. Бу — олы хөрмәткә лаек. Халкыбыз буыннан-буынга күчеп килгән тарихи хәтернең кадерен белә, аны киләчәк буынга тапшыруга намус һәм җаваплылык белән карый. Хөрмәтле райондашлар! Үз илебезне, Ватаныбызны, туган җиребезне яратып яшик! Народов много — Россия одна! Наша страна велика и едина, и в этом её главное сокровище. Сегодня — прекрасный повод вспомнить, что наша сила рождается из уважения к языку соседа, к его вере и обычаям. Пусть это чувство общности и взаимной поддержки всегда согревает сердца и помогает нам вместе идти вперёд. С праздником! #ЕдинаяРоссия

448 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 351 подписчиков · Госорганы и учреждения

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.