Хөрмәтле милләттәшләр!
Хөрмәтле милләттәшләр! "Ниме-народный бюджет" - инициативное бюджетирование программасында проектлар өчен тавыш бирү бара һәм соңгы ике көн калды!!! Бу программа безнең туган авылларыбыз урамнарын яңарту, яхшырту һәм матурлату өчен уникаль мөмкинлек. Әмма, ике атна тавыш бирү барышында, татар авыллары, әлегә бик актив түгел. Программаның катгый шартлары нигезендә, республика бюджеты акчалары бары тик халкы максималь активлык күрсәткән авылларга гына бүленә. Әгәр дә без кирәкле тавыш җыя алмасак, безнең авыллардагы объектлар гамәлгә ашыруга кертелмәячәк. Финанслау башка авылларга, районнарга китәчәк, ә без- авыз ачып калачакбыз... Авылларыбызның төзекләндерү язмышы бары тик безнең кулда! Зинһар, «бер тавыш бернәрсә дә хәл итмәс»дип уйлап, читтә калмагыз! Һәрбер тавыш хәл итә! Хәзер үк нәрсә эшләргә кирәк: сылтама буенча күчегез: https://online.cap.ru/initiative-projects/voting/municipalnye-okruga/ «Госуслуги» платформасы аша Авторизацияләнегез. Объектыгызны сайлагыз һәм «тавыш бирергә»басыгыз. Бер кеше үз районында бер проект өчен генә тавыш бирә ала. Башка район авылларының проектлары өчен һәр районга бер тавыш биреп була. Тагын бер мәртәбә исегезгә тешерәм, тавыш бирү 2 октябрьгә кадәр генә дәвам итәчәк. Зинһар, үзегез тавыш бирегез һәм моны күршеләрегездән, туганнарыгыздан һәм дусларыгыздан сорагыз. Әйдәгез, үз авылыбызны яратуыбызны һәм аны төзек, уңайлы һәм матур итеп күрергә теләгебезне эш белән исбатлыйк! Хөрмәт белән, Чуашстан татарларының милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Әгьзам Шакиров.