❗️❗️❗️Игълан
❗️❗️❗️Игълан Чуашстан Мөселманнары Диния Нәзарәте каршындагы «Гөлестан» мәдрәсәсе — дини-һөнәри белем бирү уку йортында укулар БАШЛАНДЫ. Шулай ук яңа уку елына кабул итү дәвам итә! Мәдрәсәбез Чуашстанның Батыр муниципаль округына керүче Шыгырдан авылында, Ленин урамы, 60 нчы йортта урнашкан. Без сезне читтән торып (заоч) түбәндәге юнәлешләр буенча укырга чакырабыз: ✧ Имам-хатыйб — ир-атлар өчен; ✧ Ислам фәннәре укытучысы — хатын-кызлар өчен. Гариза бирү өчен кирәкле документлар: ✔ паспорт күчермәсе; ✔ ике данә 3×4 үлчәмендәге фотография; ✔ урта белем (яки югары белем) турында аттестат яки диплом. Укуга Чуашстанда гына түгел, ә башка төбәкләрдә яшәүче дин кардәшләребез дә чакырыла. Ерактан килүчеләр өчен уңайлы ятакана белән тәэмин ителә. Уку дәвере — 3 ел 8 ай (4 курс). Уңышлы тәмамлаган һәр тыңлаучыга урта һөнәри белем турында дәүләт тарафыннан танылган диплом тапшырыла. Мөһим вакытлар: 📍 документларны кабул итү 17 октябрьгә кадәр дәвам итә. Мәдрәсәбезнең почта адресы: с. Шыгырдан, ул. Ленина, 60. Теләсә нинди сораулар буенча безнең белән элемтәгә керегез: 📞 +7 (952) 759-48-32 — Илдар хәзрәт Чәчәков 📞 +7 905 342-19-84 — Фердания ханым Әхмәдиева Белем — нур, дин — яктылык! «Гөлестан» мәдрәсәсе сезне көтә.