«Татар теле – Халкым теле» конкурс һәм семинарының яңа сезоны старт ала! 💚
«Татар теле – Халкым теле» конкурс һәм семинарының яңа сезоны старт ала! 💚 Чара татар теле һәм әдәбияты укытучыларына карата мәктәпләрдә, яшьләрдә ихтирам хисе тәрбияләү; педагоглар өчен аралашу, тәҗрибә алышу мәйданчыгы булдыру максатыннан оештырыла. Проект читтән торып ярышу һәм «Сәләт–Батыр» яшьләр үзәгендә узачак семинар этапларын үз эченә ала 🖇️ Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат белән selet.biz сайтында танышырга мөмкин 🙌