АРТЕМ ПИСКУНОВ: САБАН ТУЕНДА АТТА ЧАБАРГА ХЫЯЛЛАНАМ
АРТЕМ ПИСКУНОВ: САБАН ТУЕНДА АТТА ЧАБАРГА ХЫЯЛЛАНАМ Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисты Артем Пискунов белән әңгәмәдән өзек. — Резедә белән 14 яшьтән башланган мәхәббәт тарихын күпләр белә. Кире кагуына да карамастан, алты ел артыннан йөргәнсең. Елагансың, ачулангансың, барыбер яраткансың. Нинди сыйфатлар белән бер- берегезне гашыйк иттегез икән? — Бер йомшак уенчык аю бар бездә. Төймәсенә бассаң сөйли: “сорама миннән сине ни өчен яратканымны, уйласам, яратырлык әйбер дә юктыр бәлки”, ди. Ни өчендер яратмыйлардыр. Мәхәббәт ул ниндидер химия. Мин Резедәгә беренче күрүдән ук гашыйк булдым. 12 ел бергә яшибез. Улыбыз Әскәр үсеп килә. Резедә – чын, ихлас, кыскасы, яраткан хатын нинди була —ул шундый. Кешене зарланып та, нәфрәтләнеп тә яратып була. Мәхәббәт башка хисләргә бәйле түгел. — Артем, синең тагын нинди шөгыльләрең бар? — Машина йөртергә бик яратам. Артист булмасам дальнобойщик булыр идем, мөгаен. Балачактан атлар яратып үстек. Сабантуенда атта чабу хыялым булып калды. Берсендә шифаханәгә баргач, балаларны атта йөрткәннәрен күрдем, мин дә йөреп карыйм әле, дим. Әллә ни авыр түгелмен бит, 72 килограмм тирәсе генә. Иярсез рәхәтләнеп чаптырдым атта. Балаларны утар буйлап салмак кына йөртеп арыган чабыш аты да рәхәтләнеп пошкырды, мин дә канәгать калдым. Сабантуенда чабышырга да тәкъдим иттеләр әле үземә, ризалашмадым, йә егылып, имгәнермен. Соңгы арада гармунда уйнарга өйрәнә башладым. ТУЛЫРАК ,,ИРЕК МӘЙДАНЫ,, ГАЗЕТАСЫНЫҢ 24 СЕНТЯБРЬ САНЫНДА.