Мәүлид бәйрәмендә хаҗга юллама уйнатачаклар
Мәүлид бәйрәмендә хаҗга юллама уйнатачаклар 2027 елда ураза 8 февральдә башлана. Гает бәйрәме - 9 март. 16 майда исә Корбан гаетен билгеләп үтәчәкләр, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте. Ә иртәгә - 29 августта Казанда шәһәркүләм Мәүлид бәйрәме узачак. Мәрҗәни мәчете каршында вәгазьләр, чыгышлар, ярминкә һ.б көтелә. Хаҗга юллама да уйнатылачак. Рәхим итегез!