ДЖИУ-ДЖИТСУ КАРАРГА КИЛ
ДЖИУ-ДЖИТСУ КАРАРГА КИЛ Казанда беренче тапкыр джиу-джитсу спорт төре буенча дөнья чемпионаты узачак. Анда 15 тән артык илдән меңнән артык спортчы катнашачак. Араларында балалар, үсмерләр, кызлар да бар. Физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр дә көч сынашачаклар. — Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев джиу-джитсуны шаяртып, “җәеп сүтү” көрәше, ди. Үзем 2015 елдан бирле шөгыльләнәм. Ярышларда да көч сынашам. Джиу-джитсу белән ничә яшьтә дә шөгыльләнә башларга була. Ул мөселманнар өчен рөхсәт ителгән спорт төре. Анда биткә сукмыйлар, гаурәт томалана, кимоно киелә. Джиу-джитсу куркынычсыз спорт төре булып та санала, — ди Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. Ул спорт мастеры, Бразилия джиу-джитсуы буенча көрән, традицион джиу-джитсу буенча 1нче дан кара билбау иясе. Супер көрәшләр 11 октябрьдә сәгать 19.00 дә “Ак барс” көрәш сараенда узачак. Керү ирекле.