Ясмык ашы
Ясмык ашы Ит кайнаган шулпага суган, кишер, соңрак бәрәңге, иң ахырдан кызыл ясмык (красная чечевица) салабыз. Тәменчә тоз, борыч өстибез. Ясмык пешеп чыккач, блендер ярдәмендә ашны пюре хәленә китерәбез. Сохари һәм яшел тәмләткечләр салып табынга чыгарабыз. Тәмле булсын!