Бүген халыкара өлкәннәр көне!
Бүген халыкара өлкәннәр көне! Хөрмәтле кешеләребез, сез безнең таянычыбыз, зирәклек үрнәге, тормышта юл күрсәтүчеләр. Сезгә күңел тынычлыгы, сәламәтлек, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген, кадер-хөрмәтен күреп, һәрвакыт шатланып яшәргә язсын! Татарстанда 100 яшеннән узган 300дән артык кеше исәпләнә. Шуларның берсе Вафирә апа Вәлитова безнең авылдан. Яшел Үзән районының Акъегет авылыннан. Аңа 101 яшь. — Хәлем, шөкер әле. Бакчага да чыгып керәм, җырлап та җибәрәм. Җәй көне авылда торам, кышка балалар үзләренә Яшел Үзән шәһәренә алып китәләр. Тормышта авырлыклар күп күрдем, Ленинград блокадасын да кичердем, яшьли әти-әнисез калдык, бала югалту әчесен дә татыдым. 58 ел бергә гомер кичергән иремне соңгы юлга озаттым. Аллаһы биргән гомерне яшисеңдер инде ул. Эрбет чикләвеге, мичтә тәгәрәткән бәрәңге яратам, үз күңелемне үзем күтәрергә тырышам. Һәр нәрсәнең уңай ягын эзлим. Елап, күңелсезләнеп утырсаң, сәламәтлегең генә бетә, - ди Вафирә апа.