Диңгезне күреп, улы әтисеннән сорады:
Диңгезне күреп, улы әтисеннән сорады: -Әти, диңгездән дә зуррак нәрсә була ала? -Океан диңгездән зуррак, улым. -Ә океаннан да зуррак нәрсә бармы? -Бу җир океаннан зуррак. -Ә җирдән дә зуррак ни булыр, әтием? -Синең бәхетсез атаңның гөнаһлары бу җирдән дә күбрәктер, улым. -Әтием, ул гөнаһларыңнан да зуррак башка нәрсә бармы соң? -Улым, әтиеңнең гөнаһларыннан Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, мәрхәмәте зуррактыр. Җомга мөбарәк булсын 🤲