Бозылган йомырканы ничек аерырга?
Бозылган йомырканы ничек аерырга? -Кайчакта тавык йомырка күп салганда ул 4 әр ай да тора. Йомырканың куллану срогы бармы? Иске йомырка нәрсә белән куркыныч? Аны аерып буламы? Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциянең Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова: -Кибеттә йомырка кабына язылган куллану вакыты бу датадан соң аны ашарга ярамый дигән сүз түгел. Аның бары сыйфаты гына начарлана. Йомырка - 0 - +20 °C температурада 25 көнгә кадәр, ә суыткычта (-2 - 0 °C) - 90 көнгә кадәр саклана ала. Юылган йомырканвң саклану вакыты - 12 көн. Иске йомырка нәрсә белән куркыныч? Саклану шартлары үтәлмәгән икән, йомырка җылыда торса, пычранган булса микроярыклар аша бактерияләр, шул исәптән сальмонелла үтеп керә ала. Нәтиҗәдә кешенең күңеле болгана, эче китә һ. б. Бозылган йомырканы ничек аерырга? Йомырканы салкын сулы стаканга салыгыз. Яңа йомырка стакан төбенә горизонталь төшәчәк. Вертикаль торса - йомврка искерә башлаган, әмма ашарга була.. Әгәр дә суның өстенә менсә - йомырка эчендә таркалу, бозылу процесслары башланган дигән сүз.