Операциягә дә елмаеп кердем
Операциягә дә елмаеп кердем Энҗе Йосыпова 27 яшендә, тумышы белән Пермь крае Барда районы Сараш авылыннан. Күпләр аны Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова сеңлесе буларак та белә. Энҗе 8 ел яман шеш белән көрәшә. — Берсендә иртә белән сәгать шалтыраган тавышка уянмаганмын. Әти кереп караса, мин — аңсыз. Төнлә нидер булган, күрәсең, берничә тырнагымны сындырганмым, канаган урыннар да бар. Шуннан соң хастаханәгә бардык, — дип искә ала Энҗе. Бу аның Казан театр училищесын тәмамлап, яңа диплом алган чаклары була. Табиблар кызның баш миендә яман шеш табалар. Башта Энҗенең үзенә бу хакта әйтмиләр, сиздермиләр. — Хастаханәгә баргач, онкология сүзе язылган ишекләрне күреп, гаҗәпләнеп куя идем. Соңыннан аңладым, миндә яман шеш икән. Югыйсә, башым да беркайчан авыртмады, аякларым гына кайчак сызлап ала иде. Авыруымнан курыкмадым. Аның белән ныклап көрәшә башладым, — ди Энҗе. Шешнең нилектән килеп чыкканын берәү дә төгәл генә аңлата алмый. — Стресс, борчылу онкологиягә китерергә мөмкин диләр бит. Мин мәктәптә укыган чакта без гаиләбез белән Казанга күчендек. Мин саф татар мәктәбеннән рус сыйныфына килеп кердем. Ике ел берәүгә дә сиздерми еладым. Шул чактагы борчылулар үзенекен иткән, күрәсең, — ди Энҗе. Аңа Мәскәүдә 8 сәгатьлек операция ясыйлар. Шуннан соң кыз Казанда нурланыш терапиясен ала. Тора-бара хәле яхшыра. Чирне җиңдем дигәндә генә, 3 елдан кабат өянәкләр кабатлана башлый, көзән җыера. Тагын хастаханә юлын таптый алар, Мәскәү табиблары шеш кабат үскән, диләр. Җитмәсә, бу юлы киста да барлыкка килгән. Тик монысында операция ясату куркыныч дип кисәтәләр. Пациентның аяклары, куллары хәрәкәтләнмәскә, ул телсез калырга мөмкин. — Табиблар артык өметләндермәгәч, операциягә керергә курыктым. Тик өянәк көненә 7шәр тапкыр кабатлана башлагач, иммунинет какшау сәбәпле, химия курсларын да алып булмагач, тәвәкәлләргә булдым, —ди Энҗе. Аңа әле быелның март аенда гына катлаулы операция ясыйлар. — Туган көнемдә операциягә алып кереп киттеләр. Аллаһының рәхмәте, барысы да уңышлы узды. Табиблар: “Бу синең икенче туган көнең”, диделәр,— ди Энҗе. Операциядән соң ул Мәскәүдә нурланыш терапиясе уза. Нинди генә авырлыклар кичерсә дә, әңгәмәдәшем һәрчак көчле рухлы. “Операциягә дә елмаеп кердем”,— ди ул. Беркайчан бирешми, өметен өзми. Организм химия курсын авыр кабул итә, Энҗе буын, арка баганасы, сөякләре сызлаудан газаплана. Ләкин сиздерми. Атна саен өшкертергә йөри. —Коръән сүрәләрен тыңлагач җиңел булып китә. Үзем дә намаз укырга өйрәндем”,— ди Энҗе. Ул әти-әнисе белән яши. Операция уңышлы узса да, химия курслары, тернәкләнү дәвам итә. Энҗегә 14 көн саен кыйммәтле укол салдырып торырга кирәк. Аның бер ампуласы гына да 60 мең сум тора. Өстәвенә, шеш үсмәсен өчен дәвалану курсы узарга кирәк. Анысының бер ае 30 мең сумга төшә. Дәваның шифасы булып, Энҗенең савыгуын теләп калабыз. 22 ноябрьдә Казанда “Чулпан” концертлар залында Энҗе Йосыповага ярдәм итү максатыннан хәйрия концерты узачак. Кызның язмышына битараф булмаучылар аңа 8 9274481727 номеры буенча ярдәм итә ала. Карта әнисе Илсөяр Минзяновна исемендә, Сбербанк картасына беркетелгән. Эльвира Мозаффарова