Бавырны ничек чистартырга?
Бавырны ничек чистартырга? Бавыр авыртмый, ди табиблар. Шуңа да бу органдагы чирләрне еш кына соңгы стадиясенә җиткәч, бавыр циррозы башлангач кына ачыклыйлар. Бавыр авырулары хакында Республика клиник хастаханәсендә гастероэнтеролог, табиб Алинә Хәсәншина белән сөйләштек. — Алинә Йосыповна, бавыр чирләренең билгеләре нинди? — Бавыр ул авыртмый торган орган. Бавыр чирләре дә еш кына “телсез”, ягъни үзләрен сиздермиләр. Хәлсезлек, йокымсырау күзәтелергә мөмкин. Бу халәтне кеше арганлыкка сылтый да, әллә ни игътибар бирми. Гадәттә, күренә торган билгеләр күзәтелгәндә авыру инде цирроз стадиясенә җиткән була. Бу вакытта күзнең агы, тәне саргая, уң як кабырга асты борчырга мөмкин, кайсы вакыт тән температурасы күтәрелә, уч табанында кызыл таплар күренә башлый, күкрәк турысында, аркада кан тамырларыннан “йолдызчык”лар барлыкка килә, бавыр зурайса авырту тоела, эч үсә, аяк-куллар ябыга, су җыела, хәтер начарлана, кеше йокысызлыктан интегә. Канда билурубин күләме артканда тизәк ачык төскә, ә бәвел сыра сыман куе сары төскә керә. — Бавырны ничек чистартырга? — Бавырны чистарту буенча нинди генә рецептлар, алымнар тәкъдим итмиләр хәзер: детокс, диета, препаратлар, бадлар. Тик сәламәт бавыр үз үзен чистарта. Без бавырга ярдәм генә итә алабыз. Дөрес тукланырга, ел саен тикшерү узарга киңәш итәм. Гепатитка каршы прививка ясату, эш белән ялны аралаштыру мөһим. Ә менә аутоиммун факторларга без йогынты ясый алмыйбыз. — Дару үләннәре эчү, бадлар куллану бавырга зыянлымы? Күп кеше бавыр авыруларын кисәтү өчен расторопша төнәтмәсен эчә. —Витаминнарны, бадларны, дару үләннәрен үз белдеклегең белән эчәргә ярамый. Алар барысы да бавыр аша уза һәм файда урынына зарар китерергә дә мөмкиннәр. Бадлар клиник тикшерүләр узмый, аларның ничек эшләнгәнен дә белмибез, шуңа да алар белән сак булу сорала. Дару үләннәре дә дару түгел. Шайтан таягына килгәндә, анысының бавырга зыяны юк, ул дару составында да бар. Шулай да үзең ясаган төнәтмәне түгел, даруханәдә капсула рәвешендә ясалганын алсаң ышанычлырак. Даруларны да чамасын белеп кенә кулланырга кирәк. Әйтик, үз белдеклегең белән парацетамол, ялкынсынуга каршы нестероид препаратларны күп куллану да бавырга зыян китерә. Сәламәт булыйк. Эльвира Мозаффарова Тулырак "Ирек мәйданы" газетасында.