🌙 Иртәгә 26 май - Гарəфə көне — 25 мая 2026 г. в 16:59:47.644
🌙 Иртәгә 26 май - Гарəфə көне Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көне – Гарәфә көне, көннәрнең иң кадерлесе. Изге гамәлләр эшләгән өчен бу көндә әҗер-савап күп тапкырларга арттырылып бирелә. Хакыйкатьтә, Аллаһыдан башка беркем дә аның асыл кыйммәтен белми. Әҗер-савапларның күләме арткан кебек, бу көндә гөнаһлар да берничә тапкырга арттырып языла. Әлеге көнне файдасыз эшләр белән, бушка уздырудан сакланырга кирәк. Гарәфә көнендә ураза тоту, күбрәк дога кылу һәм гөнаһларның ярлыкануын сорау киңәш ителә. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) болай дигән: «Гарәфә көнендә тотылган бер көн ураза ике еллык гөнаһларны кичерерлек дәрәҗәдә саваплы булып чыга». Һәр елны дөньяның барлык илләреннән җыелган берничә йөз мең хаҗи Гарәфә көнендә Гарәфә тавында дога һәм гыйбадәт кыла. Галимнәребез безгә: «Бу көнне безнең хаҗиларыбыз Гарәфә тавында дога кылалар, ә Хаҗда булмаган кешеләр әлеге көнне ураза тотып үткәрсә хәерле», – диләр.

