🌞 Хәерле иртә, дуслар! — 30 июля 2026 г. в 04:12:01.117
🌞 Хәерле иртә, дуслар! 30 июльдә "Яңарыш"ның 30нчы саны чыкты 😊 🍇 Мәңге яшел помидорлар иле Удмуртиядә әллә ничә сорт йөзем дә, карбыз да үстереп була икән. Назыйм абый Әхмәтвәлиев моның серләрен белә. 3нче биттән укырсыз яме. 🧑🎓 Иллария Садыйкова узган ел Ижау шəһəрендəге Г.Тукай исемендəге 6нчы гимназиянең тугызынчы классын тəмамлау белəн мəркəзебез Казанга юл тоткан ул. Документларын берьюлы ике белем йортына - Ильяс Əүхəдиев исемендəге музыка һəм Шəүкəт Биктимеров исемендəге театр көллиятлəренə тапшырган. Театр артисты булу телəге музыкага караганда көчлерəк булып чыккан. Беренче уку елы ничек узган? Иллария нинди авырлыклар кичергән? Аның белән әңгәмә - 7нче биттә. ❓ Намаз укыганда ясаган һәр хәрәкәт нинди мәгънәгә ия? Ижның беренче имамы кем булган? Оныкларны татарча сөйләшергә өйрәтеп буламы? Шушы һәм башка сорауларга җавап табарга була бу санда

