✅ Ижау электромеханика заводы «Купол»ның генераль директоры Фәнил Зыятдиновнв Россия П... — 22 мая 2026 г. в 12:53:34.481
✅ Ижау электромеханика заводы «Купол»ның генераль директоры Фәнил Зыятдиновнв Россия Президенты Владимир Путин I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде. Фәнил әфәнде — Удмуртия тарихында әлеге дәрәҗәле бүләккә лаек булган беренче шәхес. Бу бүләк - Россиянең күренекле гражданнарына, аларның фидакарь хезмәтенә, кабатланмас талантына һәм зур казанышларына олы бәя. ✅ Фәнил Зыятдинов исә әлеге югары бүләкне бөтен завод коллективының уртак хезмәтенә бирелгән бәя дип атады. ✅ Фәнил Газис улын ихлас күңелдән котлыйбыз һәм шундый милләттәшебез булуы белән чиксез горурланабыз. ❤️ Бу — намуслы хезмәтнең, көчле рухның һәм туган илгә тугрылыкның ачык дәлиле.

