🌞 Хәерле иртә, дуслар! Ялларыгыз ничек үтте? — 3 августа 2026 г. в 05:25:46.229
🌞 Хәерле иртә, дуслар! Ялларыгыз ничек үтте? 🌾 Кичә Ижауның Космонавтлар паркында милләтара яңа уңыш бәйрәме узды. Рус, удмурт, татар, мари һәм мордва халыклары мәйданчыклары кунакларны милли гореф-гадәтләр, халык җыр-биюләре, кул эшләре, милли ризыклар һәм күңелле уеннар белән каршы алды. 🪗 Татарлар мәйданчыгы исә бәйрәмнең иң җанлы һәм иң моңлы урыннарының берсенә әверелде. Гармун, баян моңнары тынмады, матур җырларыбыз яңгырады. Бирегә килгән һәркем татар халкының кунакчыллыгын һәм милли рухын тоя алды. 🥣 Кунакларны мичтә пешкән хуш исле ботка, милли камыр ризыклары һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Мондый бәйрәмнәр төрле милләт вәкилләрен берләштерә, бер-беребезнең мәдәниятен якыннанрак танып белергә мөмкинлек бирә һәм халыклар арасындагы дуслыкны тагын да ныгыта.

