Сигез яшьлек дөнья чемпионы — 1 августа 2026 г. в 07:49:00.218
Сигез яшьлек дөнья чемпионы ♟️ «Алай да буламы?» –диярсез. Була икән. Быел 22 июньдә Грузиядә узган шахмат буенча Халыкара ярышта Сарапул шәһәренең 18нче лицееның 1нче сыйныфын тәмамлаган Дамир Ринат улы Беляев икенче урынга лаек булган. (Бары тик вакыт буенча гына оттыра). Аны 5 яшендә әти-әнисе Балалар һәм яшүсмерләр үзәгенә шахмат түгәрәгенә биргәннәр. 3 еллык курсны Дамир бер елда тәмамлаган. «Хәзер Дамир Ижауда шөгыльләнә. Тренеры Игорь Агато — халыкара гроссмейстер, Светлана Дерябина ФИДЕ халыкара шахмат федерациясе мастеры, онлайн-тренер», – ди әнисе Оксана. 🥇 2025 елның декабрендә Дамир Удмуртия беренчелегендә –беренче урын, 2026 елның гыйнваренда Самара шәһәрендә Идел Буе федераль округ буенча узган ярышта – беренче урын, ә февраль аенда Сочи шәһәрендә Россия федерациясе Югары Лига Россия чемпионы титулын яулый. «Мин – ир кеше. Минем дә машинамны яңага алыштырасым килә. Тик бүген безнең төп максат – Дамирның сәләтен үстерү. Чөнки ярышларга катнашу зур чыгымнар сорый, барысы да безнең хисаптан», – ди әтисе Ринат. Афәрин, Беляевлар гаиләсенә!

