«Кряшен чибяре» титулына лаек булган кыз ел дәвамында – киләсе Питрауга кадәр – республ... — 24 августа 2026 г. в 16:36:50.373
«Кряшен чибяре» титулына лаек булган кыз ел дәвамында – киләсе Питрауга кадәр – республиканың «керәшен йөзе»нә әйләнә, бөтен чараларда керәшеннәрне тәкъдим итә😍 Быелгы конкурста Ангелина Мухина җиңде👑 Ул - мәдәни үзәгебез хезмәткәре, сез аны безнең «Тумар» ансамблендә дә күрә һәм ишетә аласыз. Бүген Ангелина «ШАЯН ТВ» каналында Россия халыкларының туган телләре көне уңаеннан күрсәтеләчәк видеороликта төште, керәшен мәдәнияте белән таныштырды. Видеоролик эфирга 5 сентябрьдә чыгачак һәм ел дәвамында күрсәтеләчәк👏🏻

