#җортыбыздакунакбар — 19 августа 2026 г. в 09:45:11.296
#җортыбыздакунакбар Бүген Җәкәү җортында кунакта кызлары белән бергә Лариса Лукоянова булып китте🤗 Бүгенге көндә Санкт-Петербургта яшәүче карендәшебез Лариса Леонидовна - чыгышы белән Тукай районы, Мәләкәс авылыннан. Аның әти-әнисе Лукоянов Леонид Михайлович белән Антонова Галина Александровнаны ул якларда яшәүчеләр хәтерлидер әле. Кунаклар безнең музейны, шулай ук төрле як керәшеннәренең киемнәрен чагылдырган «Алчүпрәгем челтәрле» фотокүргәзмәсен карады. Шулай төрле якларга сибелеп яшәүче карендәшләрне бергә туплаучы, үзенә магниттай тартып торучы үзәк булуы ничек шәп😍 Сезне дә җортыбызда кунакка көтеп калабыз🤗

