Алма Спасы – уңыш җыю белән бәйле бәйрәм🍎 — 19 августа 2026 г. в 11:55:00.868
Алма Спасы – уңыш җыю белән бәйле бәйрәм🍎 Ул табигатькә көзне алып килә, дип саналган. Күзәтүләр буенча, бу көннән соң төннәр суыта, көндез кояш кыздырмый башлый, яфраклар саргая, беренче торналар көньякка китә. Алма Спасына бәйле төрле сынамышлар бар: ⬇ 🍏Алма Спасы нинди, январь шундый; 🍎Икенче Спас тун әзерләп куя; 🍏Икенче Спастан соң көзге культураларны чәч; 🍎Бу көн коры булса, көз дә коры булыр, яңгырлы булса, көз дә юеш булыр, аяз булса, кыш суык булыр.

