Көнне яхшы хәбәрдән башлыйк әле😍 — 28 августа 2026 г. в 04:08:01.321
Көнне яхшы хәбәрдән башлыйк әле😍 Безнең Җәкәү җортында эшләп килүче «Тумар» (җитәкчеләре - Алина Ахметшина) һәм «Казансу» (җитәкчеләре - Павел Александров) ансамбльләре узган ялларда XVI халыкара «Крутушка» этник фестивалендә чыгыш ясаган иде. Менә дипломнары да килеп җитте👏🏻🏆 Безнең кызлар булдыра😍

