Җәйге ялдан соң яңа көчләр һәм идеяләр туплап, без көзге сезонны ачарга әзер😍 — 26 августа 2026 г. в 04:01:01.743
Җәйге ялдан соң яңа көчләр һәм идеяләр туплап, без көзге сезонны ачарга әзер😍 Сезне 8 сентябрь 18:00 сәгатьтә мәдәни үзәгебездә эшләп килүче «Казансу» һәм «Тумар» ансамбльләренең иҗат кичәсенә чакырабыз. Концертны юкка гына «Сандугач сайрар җир» дип атамадык: бу кичтә Җәкәү җорты җыр-моңга күмеләчәк. Чара Россиядә яшәүче халыкларның туган телләре көненә багышлана, коллективлар башкаруында төрле халык җырлары яңгыраячак🎼🎤 Көзне бергәләп, җырлап-биеп каршылыйк🤗 ⏰КАЙЧАН: 8 сентябрь, 18:00. 📌КАЙДА: Казан, М.Худяков урамы, 11. Керү ирекле. 📞Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 293-16-29.

