Карендәшләрем 📖
Карендәшләрем 📖 Ачык йөзле, киң күңелле Безнең туган-тумача. Йортларына барып керсәң, Күрерсең бер тамаша. Без килүгә, туганнарым Кырык эшләрен ташлар. Табын түренә куелыр Тәмледән-тәмле ашлар. Җырлап сыйлар кунакларны Хуҗалар аяк өсте. Керәшен карендәшләрем Татулык белән көчле. Бирсен Ходай бәрәкәтен, Йортыңа бәхет иңсен. Яхшы күңелләр генә Ишекләреннән керсен! ✍️Талантлы карендәшебез, шагыйрә Зинаида Захарова иҗат иткән бер матур шигырьне тәкъдим итәбез әле.