Ә бүген без 1 октябрьдә Я.Е. Емельянов исемендәге Мәдәният үзәгендә узачак караоке-киче...
Ә бүген без 1 октябрьдә Я.Е. Емельянов исемендәге Мәдәният үзәгендә узачак караоке-кичендә көч сынашачак икенче ансамбль белән таныштырабыз. Бу - Балтач районының Югары Субаш авылыннан "Туганай" керәшен халык вокаль ансамбле. 📝 Балтач районы Субаш мәдәният йортында эшләп килүче «Туганай» керәшен халык вокаль ансамбле үзенең эшчәнлеген узган гасырның 80 нче елларында гөсләчеләр ансамбле буларак башлап җибәрә. Аның беренче җитәкчесе ТАСССРның атказанган культура хезмәткәре – Васильев Илья Степанович була. Ансамбльнең составында дүрт гөсләсе, ике гармунчы, бер курайчы, дүрт җырчы була. Ул елларда ансамбльнең чыгышлары зур уңыш казана. Алар район, республика сәхнәләрендә, телевидениеда чыгышлар ясыйлар. 🎶Хәзерге форматта ансамбль 1990нчы елларда эшли башлый. Состав үзгәрә, буыннар алмашы дәвам итә, эшчәнлек күпкырлыга әйләнә. Репертуарга йолалар күрсәтү, биюләр, яңа җырлар кертелә. 2018 елда ансамбльгә халык вокаль ансамбле исеме бирелә. Шулай ук 2018 елда «Саклыйк халкым җыруларын» дигән темага грант отып, ансамбльнең хәзерге костюмнары тектерелә. Хәзерге вакытта ансамбльгә 14 кеше йөри, шулай ук балалар коллективы да бар. 💫«Туганай» ансамбленең уңышлары да зурдан. Ул «Питрау», «Наш дом - Татарстан», «Балкыш», «Звонкая капель» Республика фестивальләре, «Түгәрәк уен», «Казан сөлгесе» Бөтенрәсәй конкурслары лауреаты. ☝Ансамбльнең хәзерге җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре – Фәезов Хәлил Равис улы. Әйдәгез, 1 октябрь көнне Я.Е. Емельянов исемендәге Мәдәният үзәгендә узачак караоке-кичендә «Туганай» керәшен халык вокаль ансамбленең чыгышын күрербез һәм алар белән якыннанрак танышырбыз! 🙌