Хөрмәтле дуслар! 🎤🎶
Хөрмәтле дуслар! 🎤🎶 1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан, барыгызны да 1 октябрь көнне "Җыру әйтәм, тыңлагыз" дип исемләнгән күңелле караоке кичәсенә чакырабыз! Бу кичәдә ике ансамбль – Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылыннан “Чулпы” һәм Балтач районы Югары Субаш авылыннан “Туганай” – үзара көч сынашачак. Җиңүчене бергәләп билгеләрбез! 🎶🔥 Килегез, бергәләп яраткан җырларыбызны җырларбыз, иске хатирәләрне яңартырбыз, күңел ачарбыз. Өлкәннәребезгә җылы сүзләр әйтербез, керәшен җыруларын бергәләп башкарырбыз. Караоке кичәсе – бу җырлашу гына түгел, ә аралашу, бер-береңне ишетү, берләшу мәйданчыгы. Үзегез белән әби-бабагызны, әти-әниегезне, өлкән яшьтәге туганнарыгызны һәм дусларыгызны алып килегез. Алар өчен бу кичә бигрәк тә күңелле һәм истәлекле булачак! Барыгыз да рәхим итегез! 📌 1 октябрь ⏰ 15:00 сәг. 📍 Җырчы Җәркәү җортында (Казан шәһәре, М.Худяков ур., 11 җорт) 🚪Керү ирекле! Сезне көтеп калабыз, карендәшләр! Бергәләп җырлыйбыз! 🎵💖