Корицалы-алмалы пирог — 20 августа 2026 г. в 16:09:06.356
Корицалы-алмалы пирог Кирәк була: Камыр өчен: Он - 2,5 ст. Шикәр комы - 0,5ст. Разрыхлитель - 1б.к. Ак май - 8а.к. Йомырка - 1шт. Тоз чеметеп Лимон кабыгы уып - 1шт. Эчлек өчен: Алма - 3шт. Шикәр комы - 2а.к. Корица - 1б.к. Крахмал - 4б.к. Лимон суы - 1шт. Эрегән ак майга шикәр комы, разрыхлитель һәм он кушып болгатабыз, тоз өстибез. Йомырка сытабыз һәм бер лимон кабыгын уабыз. Уалып торган камыр килеп чыгарга тиеш. Эчлек өчен алмаларны юып, кабыгын әрчеп, шакмаклап турыйбыз. Шуңа шикәр комы, корица, крахмал кушып, бер лимон суын сыгып болгатабыз. Камырның 2/3 өлешен майланган формага салып тигезлибез, өстенә эчлекне салабыз. Аның өстенә калган камырны салып шулай ук тигезлибез. Духовканы кыздырып пирогны 180 градуста 35-40 минут пешерәбез, өсте кызарганчы. Табынга суынгач куябыз. Чәйләрегез тәмле булсын! ©Алинә Мәҗидуллина

