Сгущёнкалы алма кайнатмасы — 20 августа 2026 г. в 16:08:45.312
Сгущёнкалы алма кайнатмасы Кирәк була: Алма - 2кг. Су - 200мл. Сгущенка - 1банка Шикәр комы - 2ст. (алма баллы булса кирәкми) Алмаларны юып, әрчеп, төшләрен алгач 2 кг үлчәдек. Төбе ябыштырмый торган кәстрүлгә яки казанга алмаларны салабыз, су өстибез. Кайнарга куябыз, кайнап чыккач 20 минут тирәсе кайнатабыз. Болгаткалап алабыз. Уттан алгач иләк аша кашык белән изеп сөзәбез. Пюре барлыкка килә. Сгущёнка салабыз, пюре әче булса шикәр комы өстибез. Яхшылап болгаткач тагын утка куеп 10 минут кайнатабыз. Соңыннан стерильләштерелгән банкаларга тутырып куябыз. Тәмле булсын! ©Алинә Мәҗидуллина

