Лилия тәм-томнары. Рецепты из моей тетрадки.
Еда и рецепты · 17 сентября 2026 г.
Интернеттан рецепт!
Интернеттан рецепт! Кызыл чөгендердән бик яхшы рецепт кызлар! Борщка ашка кулланам. Сарымсак, майонез белән бергә болгатып салат итеп ашыйбыз,. Балыклы салат өчен өстенә ягарга кулланам. Чөгендер алырга вакыт мени инде диючеләр өчен, отпускада вакытта эшләп куясы килде.,чөгендер алган вакытта эшләрсез дускайларым. Үзем кулланып караган һәм удачно чыккан рецепт Сезнең өчен. Бер партия ясар өчен кирәк 3 кг пешкән чөгендер. Искәрмә пешкән чөгендер ямегез. Эре угычтан(теркадан) үткәрәбез. 4 аш калагы песок 1 аш калагы тоз 1 стакан көнбагыш мае салып 15 минут кайнатабыз. 80 гр 9 % уксус салып тагы 3 минут кайнатып алабыз да, парландырылган банкаларга тутырып ябып куябыз.