💐✨ Бүген гимназиябезнең укытучылар коллективы өчен тантаналы киңәшмә үткәрелде. Гимназ...
💐✨ Бүген гимназиябезнең укытучылар коллективы өчен тантаналы киңәшмә үткәрелде. Гимназия директоры Гайнуллин Рамил Рашит улы укытучыларны һәм тәрбиячеләрне кайнар котлады, үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүдәге зур хезмәтләре, осталыклары өчен тирән рәхмәтен белдерде. Күпйыллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен гимназиябезнең укытучылары һәм тәрбиячеләре югары дәүләт һәм район бүләкләренә лаек булдылар: 🏅 Россия Федерациясе Просвещение министерлыгының Почет грамотасы: • Зәгидуллина Гузәл Ренат кызы — башлангыч сыйныфлар укытучысы 🏅 «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен» күкрәк знагы: • Нәгимуллина Ләйлә Раис кызы — башлангыч сыйныфлар укытучысы 🏅 Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министерлыгының Почет грамотасы: • Сафин Айрат Габдрахман улы — ОБЗР укытучы-оештыручысы 🏅 Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең Почет грамотасы: • Латыфуллин Шамиль Ильмир улы — рус теле һәм әдәбияты укытучысы • Уразаев Вазир Гильман улы — информатика укытучысы • Хәсәнова Айгөл Шамил улы — инглиз теле укытучысы • Мустафина Гөльнур Нургаян кызы — мәктәпкәчә төркемнәр тәрбиячесе • Әхметгалиева Миләушә Рифат кызы — мәктәпкәчә төркемнәр тәрбиячесе 🏅 Казан шәһәре Киров һәм Московский районнары Мәгариф бүлегенең Почет грамотасы: • Гайнутдинова Алинә Ленар кызы — математика укытучысы • Зинатуллин Эмиль Марат улы — физика укытучысы • Багавиев Рамиль Радиф улы— математика укытучысы • Дәулетшина Гузелия Назим кызы — мәктәпкәчә төркемнәр тәрбиячесе • Иштуганова Зәлия Рөстәм кызы — мәктәпкәчә төркемнәр тәрбиячесе • Сибагатова Алия Дамир кызы — мәктәпкәчә төркемнәр тәрбиячесе • Нигматуллина Айсылу Фатыхзян кызы — мәктәпкәчә төркемнәр тәрбиячесе Хөрмәтле хезмәттәшләребезне кайнар котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, иҗади илһам, эшегездә зур уңышлар һәм рәхмәтле укучылар телибез! 💐👏✨