Бүген үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү һәм тормыш иминлеге кагыйдәләрен өйр...
Бүген үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү һәм тормыш иминлеге кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган мөһим ачык дәрес үткәрелде. Гимназиябезгә кунакка Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча белгече, полковник Равил Самат улы Габдуллин килде. Ул 9–11 нче сыйныф укучылары белән очрашты. Очрашу барышында полковник Р.С. Габдуллин укучыларга ике төп тема буенча чыгыш ясады: 1. «Куркыныч турында хәбәр итү сигналларын ишеткәндә гомуми белем бирү оешмаларында үткәрелә торган саклану чаралары»; 2. «Югары сыйныф укучыларына хәрби-патриотик тәрбия бирү». Равил Самат улы укучыларга гадәттән тыш ситуацияләр вакытында үзеңне дөрес тоту, паникага бирелмәү, гражданнар оборонасы сигналлары буенча эш итү кагыйдәләрен җентекләп аңлатты. Мондый очрашулар укучыларда Ватанга мәхәббәт, җаваплылык һәм тормыш иминлеге күнекмәләрен булдыруда бик мөһим! 🛡️🇷🇺