🌸✨ «Әдәп — әхлакның көзгесе»: 3 «Б» сыйныфында кызыклы этикет дәресе узды!
🌸✨ «Әдәп — әхлакның көзгесе»: 3 «Б» сыйныфында кызыклы этикет дәресе узды! Бүген гимназиябезнең 3 «Б» сыйныфы укучылары өчен «Этикет дәресләре» кысаларында гаять тә мавыктыргыч һәм файдалы очрашу булып үтте. Чараның мөхтәрәм кунагы — Әлфия Рөстәм кызы балаларга гади генә итеп, әмма тирән мәгънә белән: 🔹 һәр кешенең үз шәхси чикләре булуын һәм аларны ничек дөрес якларга кирәклеген; 🔹 сыйныфташлар, дуслар белән аралашканда нинди мөгамәләдә булырга тиешлеген; 🔹 көндәлек тормышта этикет кагыйдәләрен үтәүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлатты. Дәрес барышында балалар төрле тормышчан ситуацияләрне тикшерделәр, бер-берсен тыңлап, килеп туган сорауларга уртак чишелеш таптылар һәм һәр очракта үз-үзеңне ничек тәрбияле тотарга кирәклеге турында киңәшләштеләр. Укучылар үзләре дә фикер алышуда бик актив катнаштылар! Дәрес бик җанлы, җылы һәм эчтәлекле килеп чыкты. Балаларыбызга күркәм тәрбия, күңел җылысы һәм кыйммәтле киңәшләр биргәне өчен Әлфия Рөстәм кызына ихлас күңелдән зур рәхмәтебезне белдерәбез! ❤️🙏🌺