🎭 4–5 нче сыйныф укучылары өчен «Шәһри Болгарга сәяхәт» спектакле күрсәтелде
🎭 4–5 нче сыйныф укучылары өчен «Шәһри Болгарга сәяхәт» спектакле күрсәтелде Узган атнада гимназиябезгә Ильяс Халиков җитәкчелегендәге «Минбар» театры коллективы килде. 4–5 нче сыйныф укучылары «Тылсымлы пароль» Гөлүсә Батталова пьесасы буенча спектаклен карадылар. Тамаша балаларны борынгы Болгар тарихы һәм мәдәнияте белән таныштырды, туган җиребезнең бай мирасына кызыксыну уятты. Укучылар спектакльне зур игътибар белән карадылар һәм матур тәэсирләр алдылар. Мәгънәле тамаша өчен Ильяс Халиковка һәм театр коллективына рәхмәт белдерәбез! 🌟