Бүген, 3 сентябрьдә, Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә Теләктәшлек көне билгеләп үтелә.
Бүген, 3 сентябрьдә, Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә Теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Мулла Иле мәдәният йортында «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе узды. Чара террорчылык актлары корбаннары, шул исәптән 2004 елның сентябрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгалар истәлегенә багышланды. Ул дәһшәтле көннәрдә әсирлеккә эләккән балалар һәм олылар өч көн буена иң кирәкле әйберләреннән — ризыктан һәм судан мәхрүм ителделәр. Акциядә катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Балаларга истәлекле датаның әһәмияте, үз гомерләре бәрабәренә әсирләрне коткарган кешеләрнең батырлыгы, тынычлыкны, тормышны һәм бер-береңне саклауның мөһимлеге турында сөйләделәр. Акциянең төп символы - су тамчысы-тормыш символы булды. Катнашучылар, учларына су җыеп, чәчәкләргә су сиптеләр, янәшә булмаганнарны искә алдылар. Мондый символик ишарә традицион рәвештә "тормыш тамчысы" акциясенең бер өлеше булып тора. #Авылымгүзәллеге #ЯшелҮзәнрайоны #Авылымныңгүзәлкешеләре #МуллаИлеавылы #Деньсолидарностивборьбестерроризмом #капляжизни #тормыштамчысы #Культуразеленодольска #Молвинскийсдк