1 сентябрьдә — Белем көнендә, илебезнең барлык мәктәпләрендә тантаналы линейкалар узды
1 сентябрьдә — Белем көнендә, илебезнең барлык мәктәпләрендә тантаналы линейкалар узды Мулла иле мәктәбендә дә Белем көненә багышланган тантаналы бәйрәм чарасы узды. Мәктәп директоры барлык катнашучыларны сәламләде, укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны бәйрәм белән котлады. Беренче сыйныфка керүче балаларга яхшы укулар, яңа ачышлар, тугры дуслар теләде. Беренче сыйныфка быел өч бала – ике егет, бер кыз керде. Алар өчен 1 сентябрь мәктәп тормышына беренче адым булды – балалар беренче тапкыр мәктәп бусагасын кунакларның һәм мәктәп укучыларының алкышлары астында атлап керделәр. Яңа уку елы уртак җиңүләр, якты ачышлар, югары казанышлар, ныклы дуслык белән тулы булсын. #Авылымгүзәллеге #ЯшелҮзәнрайоны #Авылымныңгүзәлкешеләре #МуллаИлеавылы #1сентябрьБелемкөне #Деньзнаний #Культуразеленодольска #Молвинскийсдк