Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, без сезнең игътибарга Сабировлар гаиләсен т... — 7 июля 2026 г. в 11:27:07.188
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, без сезнең игътибарга Сабировлар гаиләсен тәкъдим итәбез. Алар – чын мәгънәсендә #КомандаРодных Сабирова Рәйсә Гомәр кызы – Әтнә районы балалар сәнгать мәктәбенең баш бухгалтеры. Ул һәр санны, һәр хисапны күңел төгәллеге белән алып бара. Әмма аның иң зур байлыгы – саннарда түгел, ә гаиләсендәге җылылыкта. Ул – өйнең нурлы учагы, ышанычлы терәге, кайгыртучан хатын һәм әни. Иптәше Сабиров Искәндәр Ильфар улы – Әтнә районы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында шофёр булып хезмәт итә. Көн саен кешеләрнең куркынычсызлыгын саклап, иминлек өчен көрәшә. Ә өенә кайткач, иң нечкә күңелле ир, гаиләсенең таянычы, кызларының иң көчле яклаучысы. Аның ныклыгы, батырлыгы гаиләсенә ышаныч һәм тынычлык бүләк итә. Аларның горурлыгы – ике кызлары. Олы кызлары Сабирова Мәликә бүгенге көндә Казан шәһәрендә мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә тәрбияче булып эшли – кечкенә йөрәкләргә белем һәм мәхәббәт өләшә. Кечкенә кызлары Сабирова Әдилә исә бу ел Әтнә урта мәктәбен кызыл аттестат белән тәмамлап – тырышлыгы, белемгә омтылышы белән әти-әнисенең өметләрен аклады! Бу гаилә – бер-берсен аңлау, хөрмәт итү һәм чиксез мәхәббәт үрнәге. Алар тагын бер кат исбатлый: чын гаилә – ул бер команда. Һәркем үз урынында, һәркем бер-берсенә терәк, илһам, мәхәббәт чыганагы. Алар бергә шатлыкларын да, авырлыкларны да уртаклаша, бер-берсенең уңышларына сөенә, кайгыларына куәт бирә! Гаилә – иң зур байлыгыбыз! #КомандаРодных #ДеньСемьи #ЛюбовьИВерность #АтнинскийРайон #АтняКультура

