21 август көнне, Әтнәнең матур “Туган ягым” мәдәният һәм ял паркында узган сәнгать мәкт...
21 август көнне, Әтнәнең матур “Туган ягым” мәдәният һәм ял паркында узган сәнгать мәктәбе укучыларының концерты искиткеч рухи күтәренкелектә үтте. Бу чара “Татарстанда Җәй” проекты кысаларында оештырылды. Яшь артистлар бай программа тәкъдим итте: моңлы җырлар, дәртле биюләр һәм матур шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады. Ачык һавадагы бу кичә тамашачыларга чын мәгънәсендә җылылык, шатлык һәм ял бүләк итте. Сәнгать мәктәбе укучыларына һәм укытучыларына күрсәткән тырышлыклары өчен зур рәхмәт! Мондый чаралар безнең мәдәни тормышыбызны тагын да баета. Фото сурәтләрне сылтама аша кереп карап була: https://vk.ru/album482842595_311810074 #летовтатарстане #адши #этнэсэнгатьмэктэбе