Бүген, 8 сентябрьдә, Россия халыклары телләре көне билгеләп үтелә. Бу – безнең күпмиллә...
Бүген, 8 сентябрьдә, Россия халыклары телләре көне билгеләп үтелә. Бу – безнең күпмилләтле илебезнең тел байлыгын һәм мәдәни мирасын саклауга багышланган яңа дәүләт бәйрәме. Аны уздыру турындагы карарны 2025 елда Владимир Путин кул куйган указ нигезендә кабул иттеләр. Ә 8 сентябрь датасы билгеле бер сәбәпкә сайланган – бу көнне күренекле авар шагыйре Расул Гамзатов туган. Аның иҗаты төрле халыкларны берләштерүче күпер булып торды. Тел – милләтнең көзгесе Россия – 190дан артык халык яшәгән ил. Һәрберсенең үз теле, үз тарихы, үз мәдәнияте бар. Туган тел – ул бабайлардан калган изге аманат, халыкның асылы, рухи байлыгы. Татарстанда да без моны яхшы аңлыйбыз: республика мәктәпләрендә татар, рус, чуаш, удмурт, мари, мордва телләре өйрәнелә. Бердәмлек һәм төрлелек Бу бәйрәм безгә искә төшерә: тел байлыгы – аерып торучы түгел, ә берләштерүче көч. Расул Гамзатов әйткәнчә: «Кого-то исцеляет от болезней другой язык, но мне на нем не петь...». Туган телдә сөйләшү, аны саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру – һәрберебезнең изге бурычы. #РоссияХалыкларыТелләреКөне #ТатарТеле #этнэсэнгатьмэктэбе #адши