Җәйге лагерь дәвам итә🎈 — 4 июня 2026 г. в 10:29:54.719
Җәйге лагерь дәвам итә🎈 Балалар Казан янында урнашкан үзенчәлекле архитектура корылмасына - Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә (Храм всех религий) сәяхәт кылдылар🛫 Бу гаҗәеп бина төрле диннәрне һәм мәдәниятләрне берләштерә🤝 Балалар зур кызыксыну белән әлеге урынның матурлыгын карадылар, төзелеш тарихы белән таныштылар. Сәяхәт һәркемнең күңелендә тирән эз калдырды💯

