1 июнь - Балаларны яклау көне🧡 — 1 июня 2026 г. в 17:52:26.432
1 июнь - Балаларны яклау көне🧡 Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме🎉 Бу дата безгә, олыларга, балаларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен зур җаваплылык турында искә төшерә. Аларга үсеш өчен уңайлы шартлар һәм сәләтләрен тормышка ашыру мөмкинлеге булдыру безнең турыдан - туры бурычыбыз💯 Әлеге бәйрәм уңаеннан, лагерьга йөрүче балалар белән кызыклы чаралар үткәрелде: 🔸төсле акбурлар белән рәсем ясау; 🔸неон дискотекасы; 🔸тәмле туңдырма һәм татлы мамык белән сыйлану. Кадерле балалар, сәламәт, акыллы, белемле һәм игелекле булып үсегез! Сез - безнең киләчәгебез, якты өметебез!

