БЕЗ ХӘТЕРЛИБЕЗ🕯️ — 22 июня 2026 г. в 12:21:49.619
БЕЗ ХӘТЕРЛИБЕЗ🕯️ 1941 елның 22 июнендә нацист Германиясе һәм аның союздашларының сугыш игълан итмичә Советлар Союзына мәкерле һөҗүме кешелек тарихындагы иң канкойгыч низагны башлап җибәрде. Бөек Ватан сугышы турындагы хәтер - җәмгыятебезне берләштерүче һәм рухи кыйммәтләрне үстерүче, нацистлыкка каршы торырга ярдәм иткән Россия тарихи хәтеренең иң төп ноктасы ул. 1996 елның 8 июнендә Россия Президенты Указы нигезендә Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә 22 июнь көне - Хәтер һәм кайгы көне итеп игълан ителде. Гимназиябез укучылары да бу чарадан читтә калмадылар. «Герой Партасы» почмагына экскурсия оештырылды. Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна «Мөһим хәтер» дип исемләнгән кинолекторий үткәрде. «1941 ел» фильмын караганнан соң һәлак булганнар истәлегенә 1 минут тынлык игълан ителде.

